Поздравления в день никаха на татарском языке

поздравления на никах Никах

Никах – очень важное событие в жизни молодых и их близких.  В настоящее время никах проводят либо в мечети, либо в доме невесты. Становится традиционной и такая форма бракосочетания, как никах-свадьба. В любом случае, церемония никаха плавно переходит в красивое традиционное застолье (без спиртного), во время которого гости поздравляют молодых и дарят им подарки.

Какими должны быть поздравления в день никаха? Есть ли разница в пожеланиях на дне никаха и свадьбы? Хотя суть поздравлений одинакова, на никахе они отличаются своей сдержанностью . Самым ценными традициями семьи в исламе считаются любовь, взаимопонимание и поддержка друг друга. Именно эти слова чаще всего звучат в поздравлениях на никахе. Душевное напутствие молодым, советы на основе вашего жизненного опыта будут в этот день очень кстати. Продумайте текст вашего поздравления заранее. Постарайтесь найти для молодой пары самые добрые, искренние слова.

Татар телендә видео ясап сәяхәт итуче Динар артыннан күзәтергә чакырабыз. Вконтакте

татарча

Тексты поздравлений на никах – татарча никах котлаулары

Кадерле Ринат һәм Гөлия!

Сезнең бүген зур бәйрәмегез – никахлашу көнегез. Котлыйбыз! Тормышыгыз тигезлектә узсын, тәүфикълы балалар үстерегез, әти-әниегезнен хәер-фатихасында яшәгез!

Кадерле Гөлинә белән Илнур! Кавышкан көнегез белән сезне!

Ике сукмак бергә кушылган көн

Илтсен аклык-сафлык иленә.

Күкләр кабул итеп алсын иде

Һәр догасын никах көнендә!

Ак бәхетләр теләп фәрештәләр

Кунган бүген сезнең иңнәргә.

Сөю белән яна ике йөрәк —

Аккошларга була тиңләргә.

Куркытмагыз берүк, бәхет кошын,

Ташламасын туган оясын.

Мәхәббәтең керсез булса гына

Иңдә пар канатлар тоясың.

Кадерле балаларыбыз Илфат һәм Илсөя! Бүген сезнең тормышта зур шатлык — сез бүгеннән ир белән хатын булдыгыз. Чын күңелдән котлыйбыз!

Гаилә кору ул шатлыклы да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта бик җаваплы да вакыйга.  Бүгеннән икегезнең дә бәхетле булуыгыз, гаиләгезнең нык булуы, туачак балаларыгызның тигезлектә үсүләре, әти-әниләрегезнең сезнең өчен күңелләре тыныч булуы – болар барысы да сезгә бәйләнгән. Без сезнең бик-бик бәхетле булуыгызны телибез! Бер-берегезгә терәк булып, әти-әниләрегезне тигез яратып, хөрмәт итеп, тирә-яктагыларга үрнәк гаилә булып яшәгез!

Кадерле Рифат һәм Руфинә!

Сезне зур тормышка, гаилә тормышына аяк басуыгыз белән тәбрик итәм! Гаиләгез нык булсын, никахыгыз гомерле булсын. Бер-берегезгә һәрвакыт наз, җылылык бүләк итеп, сөеп-сөелеп яшәгез.  Сау-сәламәт, бәхетле, тәүфикълы балалар үстерергә язсын сезгә. Үзегезнең матур тормышыгыз белән якыннарыгызны гел шатландырып торыгыз!

Оцените статью